Ришат Төхвәтуллин никах мәҗлесеннән истәлекле кадрлар күрсәткән

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Иртән үк Ришат сторислар төшереп, бүген алар өчен бик мөһим көн булуы, буйдак тормышының төгәлләнеп килүе турында уртаклашкан иде.

Ниһаять, 7-8 ел очрашып йөргәннән соң, Ришат Төхвәтуллин белән сөйгәне Алия Карачурина ир белән хатын статусына ия булдылар. Яшьләрнең никах туйлары гөрләгән, дип яза "Интертат".

Иртән үк Ришат сторислар төшереп, бүген алар өчен бик мөһим көн булуы, буйдак тормышының төгәлләнеп килүе турында уртаклашкан иде. Менә кичкә ул, виртуаль дусларын сөендереп, никахтан фото-видеолар кертте.

– Сәлам, язылучыларым. Барыгызга да чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Безнең бүген җаваплы көнебез – никахыбыз булды. Җылы теләкләрегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт, – дип сөйләгән Ришат социаль челтәрдә. Аңа кәләше Алия дә кушылган.

Исегезгә төшерәбез, Ришат Алиягә март аенда тәкъдим ясаган иде. Алия сүзләренә караганда, яшьләр клубта танышкан булганнар һәм бер күз карашыннан ук бер-берләренеке булуын аңлаганнар.

Ришат – Алияне бәхетле көннәре белән чын күңелебездән тәбриклибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International