2 нче мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләштеләр

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Профилактик әңгәмә узды.

3 нче сыйныф укучылары өчен 2 нче мәктәптә "БДД"ДБУның Яр Чаллы шәһәрендәге ТУ профилактика бүлегенең Әгерҗе районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Тимкина Раушания һәм район Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Мәҗитова Ольга балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен искә төшерделәр, өйрәтүче фильм күрсәттеләр, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны һәм велосипедлар һәм самокатлар кулланганда экипировкаларны кулланырга киңәш иттеләр

.

Әлеге чара "Өмет" КЦСОН белән берлектә уздырылды. Ахырда юл хәрәкәтенең яшь катнашучыларына яктылык кайтаручы элементлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International