Ленар Нургаянов Удмуртия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе белән очрашты

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Ленар Фәридович хөрмәтле кунакларга зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов бүген Удмурт Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Янарыш» газетасы мөхәррире Рәмзия Илдус кызы Габбасова белән очрашты.

Ижауда милли Сабантуй бәйрәмен үткәрү, татар мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру, Удмуртия һәм Татарстан халыклары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Ленар Фәридович хөрмәтле кунакларга традицияләрне һәм туган телне саклауга юнәлдерелгән зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Мондый тыгыз бәйләнешләр булмаса, без яши алмас идек. Бердәмлектә көч. Шуңа күрә без киләчәктә дә тынычлык һәм дуслыкны ныгыту хакына бердәм эш алып барачакбыз", - дип билгеләп үттеләр очрашуда катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International