Санитар-экологик икеайлык дәвам итә
Узган җомгада Әгерҗедә район җитәкчелеге, Иҗтимагый совет, барлык хезмәт коллективлары, хезмәт күрсәтүче оешмалар, депутатлар корпусы һәм шәхси эшмәкәрләр катнашында массакүләм гомумшәһәр өмәсе узарга тиеш иде. Һава шартлары аркасында ул 20 апрельгә күчерелә.
20 апрельдә 13.00 сәгатьтә чистарту эшләре Кече Пургадан гаражлар буйлап Островский урамына кадәр урау юлда башланачак. Шулай ук өмә Ометов урамында узачак.
Халыкны территорияләрне чистартуда актив катнашырга чакыралар.