Хуҗалык чәчүлек мәйданнарын 1000 гектарга киңәйткән.
Ибраевның Пеләмештәге КФХ-сында 420 ат көченә исәпләнгән яңа трактор сатып алганнар. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу атның бәясе-16 млн. сум
Кичә без хәбәр иткәнчә, фермер машина-трактор паркын яңарту программасы буенча 9 млн. сумлык Амазонка чәчү комплексын сатып алган
Әлеге хуҗалык быел Исәнбай уртак предприятиесендә Ак Барс хоккей клубының үз җирләрен сатып алу хисабына чәчүлек мәйданнарын 1000 гектарга киңәйтте.