Төп чаралар стадионда узачак.
9 Майда бәйрәм чаралары Җиңү мәйданында Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланачак. Аннары хәтер диварын ачу тантанасы була.
Аннан соң бәйрәм чараларын стадионда уздыру планлаштырыла. Тематик күргәзмәләр һәм фотозоналар, аттракционнар, сәүдә нокталары эшләячәк.
9 майда шулай ук локомотив депосы янында Билгесез солдат һәйкәле янында митинг узачак. Анда тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләре катнашачак.