Көн тәртибенә 8 сорау куелды.
25 апрельдә сәгать 9да хакимиятнең актлар залында Агерҗе муниципаль районы Советының XXVIII утырышы узачак.
Көн тәртибе:
1. Агерҗе муниципаль районының 2022 елга бюджеты үтәлеше буенча хисапны раслау турында.
2. Агерҗе муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2022 елга хисабы турында.
3. Концессия килешүләре төзү өчен вәкаләтле органны билгеләү турында.
4. «Татарстан Республикасы Агерҗе муниципаль районының Мактаулы гражданины»исемен бирү турында.
5. Агерҗе муниципаль районының участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатлар турында.
6. Агерҗе муниципаль районы советының «2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Агерҗе муниципаль районы бюджеты турында»15.12.2022 ел, № 23-1 карарына үзгәрешләр кертү хакында.
7. «Татарстан Республикасы Агерҗе муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларын шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен куллану кагыйдәләре турында»07.08.2020 № 49-6 Агерҗе муниципаль районы Советы карарының үз көчен югалтуын тану хакында.
8. Агерҗе муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарының адреслашу объектларына адреслар бирү, урам-юл челтәре элементларына исемнәр һәм җирлек чикләрендәге планлаштыру структурасы элементларына исемнәр бирү, адресларны һәм исемнәрне үзгәртү, гамәлдән чыгару, мәгълүматны Дәүләт адреслар реестрында урнаштыру буенча вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру турында
***
Сессиягә район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.