Ярышларга 200дән артык катнашучы җыелган.
Яр Чаллы шәһәрендә ММА яшьләр лигасы буенча төбәк-ара турнир узды. Бу хакта "Талантлар Салавы"ДДТ хәбәр итә.
Татарстан, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Башкортстаннан иң яхшы сугышчылар катнашты барлыгы 200дән артык катнашучы. Өстәмә белем бирү педагогы Майоров Рөстәм Арикович җитәкчелегендәге "Талантлар Салавы" балалар-яшүсмерләр спорт комплексы укучылары авыр көрәштә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алдылар.
Безнең җиңүчеләр:
1 урын - Зарипова Луиза;
2 урын - Кавиева Альбина, Тукмачев Тимур, Женин Юрий;
3 урын - Йосыпов Айзат, Шәйхетдинов Әдел, Головин Артур, Әхмәтҗанов Илназ, Хаҗиәхмәтова Элина.
Әфәрин балалар! Алга таба да яңа юнәлештә җиңүләр һәм уңышлар телибез.