Әгерҗедә Тукай бәйрәме узачак

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Бәйрәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышлап үткәрелә

25 апрель көнне 15:00 сәгатьтә Әгерҗе шәһәре мәдәният йортында бөек татар язучысы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигърият бәйрәме узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бу көнне әдәби кичә, шигырьләр, шагыйрь әкиятләре бәйгесе узачак. Бәйрәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышлап үткәрелә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/agereda-tukai-bairame-uzacak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International