Авыл җирлекләре башлыкларын активрак булырга чакыралар.
Агерҗе районында 2024 елдан гамәлгә ашырылачак авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектлары буенча заявка кампаниясе бара. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Константин Сотовка сылтама белән районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының ведомство проекты кысаларында социаль өлкә объектларын, шулай ук инженерлык инфраструктурасын төзү, реконструкцияләү (модернизацияләү) һәм капиталь ремонтлау гамәлгә ашырыла.
Авыл җирлекләре башлыкларын бу мәсьәләдә активрак булырга чакыралар. Белешмәләрне төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегеннән алырга мөмкин. Телефон: 8(85551) 2-23-32.