Агерҗе хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакырылучыларны җибәрү тантанасы булды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Безнең җиде егет намус һәм дәрәҗә белән Ватанга бурычларын түләргә китә.

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә - 25 апрельдә - Агерҗе районында 2023 елның язгы чакырылышының яңа хәрбиләрен хәрби хезмәткә җибәрү тантанасы булды.

Безнең җиде егет намус һәм дәрәҗә белән Ватанга бурычларын түләргә китә.

Бу төндә район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Агерҗе районы хәрби комиссары Илгиз Галиев Хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның әти-әниләренә үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

- Сезгә гадел командирлар, авыр минутларда иңбашын куярга әзер Яхшы хезмәттәшләр телибез. Лаеклы хезмәт итегез, Агерҗе районы намусына тап төшермәгез һәм исән - сау өйгә кайтыгыз, - диде җитәкчеләр, балаларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International