Агерҗедә җылыту сезоны тәмамланды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Алга таба планнарда-киләчәк җылыту сезонына әзерлек

Агерҗедә җылыту сезоны тәмамланды. Бу хакта карар 2023 елның 25 апрелендә имзаланган.

Шәһәр һәм районның торак һәм социаль учреждениеләренә җылылык бирү туктатыла, тик мәктәпкәчә балалар учреждениеләре генә кала.

Агерҗе районында уртача тәүлеклек температурасы 10 градустан югарырак - бу җылыту сезоны тәмамлану өчен төп шарт.

Алга таба планнарда челтәрләрне пресслау, планлы ремонтлау, киләчәк җылыту сезонына әзерлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International