Кичә бик куңелле узды.
Буген 1 нче санлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек.
Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен, җырларын башкардылар. Шулай ук, балалар шагыйрләре: Шәүкәт Галиев,Зәкия Туфайлова,Роберт Миңнуллин,Бари Рәхмәт кебек язучылар белән дә танышып,аларның шигырьләрен сөйләделәр.
Бәйрәмне Габдулла Тукайның "И туган тел"җыры белән тәмамладык. Кичә бик куңелле узды.