Әгерҗе шәһәрендә “Мәдәният салават күпере” фестиваленең зур гала-концерты узды

2023 елның 28 апреле, җомга

Чара бер сулышта узды.

“Мәдәниятләр күпере” фестивале - район күләмендәге иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Мәдәният хезмәткәрләре ел саен борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңадан торгызу буенча зур эшләр башкаралар, аларны сәхнәләштерәләр һәм халыкка тәкъдим итәләр. Фестивальнең гала-концерты кичә Мәдәният йортында узды.
“Мәдәниятләр күпере” фестивалендә быел 34 коллектив катнашты. Гала-концертка 16 чыгыш сайлап алынды. Артистлар бу кичне «Фольклор», «Танец», «Крепкие семейные узы», «Мы за мир», «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләрендә үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.

Мәртәбәле кунаклардан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев катнашты. Ул фестивальне оештыруга һәм әзерләүгә зур өлеш керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

 - Сез күрсәткән күркәм традицияләр һәм гореф-гадәтләр онытылырга тиеш түгел. Безнең бурыч - яшьләрне яшьләргә тапшыру, - дип йомгаклады Илфат Ильясович, җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Гала-концерт бер сулышта узды. Чара турында тулырак газетаның киләсе санында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International