Әгерҗе авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ветераннарга ярдәмгә “Кызыл канәфер” акциясе узачак

2023 елның 28 апреле, җомга

Алынган значоклардан акчалар Россия ветераннарына медицина ярдәменә җибәрелә
Иртәгә, 29 апрельдә, Әгерҗедә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ул бөтенләй гадәти форматта узмый.
Оештыручылар сүзләренә караганда, халык ит, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчә, бал, бәрәңге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатып ала алачак, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү өчен Җиңү волонтерлары акцияләренә кушылу өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
“Кызыл канәфер” значокларыннан алынган акчалар Россия ветераннарына медицина ярдәменә җибәрелә: болар - медикаментлар, инвалид кресло-коляскалар, ишетү аппаратлары, протезлар һәм башкалар. Акциягә кушылыгыз һәм ветераннарга ярдәм итүгә үзегезнең шәхси өлешегезне кертегез!

Барыгызны да чакырабыз, хөрмәтле халык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International