"Шәһәр күз алдында чистартыла. Предприятие, оешма һәм учреждение коллективларына, җәмәгатьчелек вәкилләренә, шәхси хуҗалыкларга, тәртип урнаштыруга үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт», – дип белдерде эшлекле сишәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.
Быел яз бик иртә килгәнлектән, территорияләрне җыештыру эшләре дә тиешле вакыттан алда башланды. Бу эш инде бер ай дәвам итә. Атнага ике тапкыр өмәләр оештырыла. Бу коллектив чаралар вакытында оешмалар һәм предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерәләр. Ә узган атнада Кече Пурга ягыннан һәм Ометов урамыннан урау юл буйлап гомумшәһәр өмәсе үтте.
- Өмәдә барлыгы 800гә якын Агерҗе кешесе катнашты. 426 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыелган. 556 квадрат метр мәйданда 25 рөхсәтсез чүплек юкка чыгарылган. Икеайлык кысаларында Административ хокук бозулар турында 36 беркетмә төзелде һәм күрсәтмәләр бирелде, – дип хәбәр итте киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Әгерҗе районында санитар-экологик икеайлыкның барышына югары бәя бирде.
- Икеайлык кысаларында башкарылган эшләрнең зур күләмле булуына карамастан, ташландык йортлар белән проблема кала. Аларның хуҗалары, нигездә, чит шәһәр гражданнары. Шәһәр Башкарма комитеты аларны ачыклый һәм территорияләрне тоту кагыйдәләрен бозу турында протоколлар төзи. Мәсәлән, бер көн эчендә шундый алты протокол рәсмиләштерелде, – дип дәвам итте Рафаэль Эрнестович.
Авыл җирлекләренә дә шундый ук проблема хас.
- Соңгы көннәрдә без районның күп кенә авылларын әйләнеп чыктык. Һәрберсендә диярлек ташландык йортлар бар. Зур юл янында урнашкан мондый хуҗалыклар авылның йөзен аеруча боза. Аларның күбесендә узган елдан калган коры үлән бар. Агачлар һәм куаклар белән капланган территорияләр күп. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы ягыннан да борчылу тудыра, - дип сөйләде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин.
- Ташландык йорт, җир кишәрлеге, оешма һәм учреждение тирәлеге булсын-аларның һәрберсенең хуҗасы яки җаваплы кешесе бар. Безнең бурыч – милекчеләрне җәлеп итү яки үз көчебез белән бу территорияләрне тәртипкә китерү. Әлбәттә, еллар буе җыештырылмаган территорияләрне ике ай эчендә тәртипкә китереп булмый. Шуңа күрә шәһәрдә дә, авыл җирлегендә дә бу эшне көзгә кадәр дәвам итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Ленар Фәридович.