Әгерҗе районы үсеше буенча стратегик сессия узды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Кайсы юнәлештә үсәргә кирәк - бездән тора


Бүген "Талантлар Радуга" ДТИ базасында Әгерҗе муниципаль районы үсеше буенча стратегик сессия узды, аны "Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды" коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина һәм "ПО ЕлАЗ" АҖ генераль директоры урынбасары (финанслар буенча) Эльмира Гайфуллина үткәрде.

Стратегик сессиядә район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин, администрация, оешма, учреждение хезмәткәрләре, депутатлар, район эшмәкәрләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Сәламләү сүзендә Ленар Фәридович, районның социаль-икътисади үсеш стратегиясе 2030 елга кадәр билгеләнгән, дип ассызыклады. Әмма бу аңа үзгәрешләр кертү мөмкин түгел дигәнне аңлатмый.

"Кайсы юнәлештә үсәргә кирәк - бездән тора. Безнең максат бер - алга таба туган районыбызны тотрыклы үстерү һәм барлык халыкның тормыш сыйфатын күтәрү!" - дип билгеләде ул.

Чыгарылган барлык тәкъдимнәр, инициативалар һәм идеяләр Әгерҗе районы үсеше буенча юл картасын эшләү өчен нигез булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International