Кыр эшләре көндәлеге
Барлыгы 26 апрельгә бөртекле культуралар 12347 гектарда (52,7 процент) чәчелгән.
“Нәүрүз” ширкәтендә 3981 гектар (62 процент), “Тугызбуй” агрофирмасында - 2422 гектар (64 процент), фермер хуҗалыкларында һәм индивидуаль предприятиеләрдә 5299 гектар эш төгәлләнде.
«Наҗар» хуҗалыгында 515 гектарда бөртекле культуралар чәчелгән. Үткәрү - 100 процент. Шулай ук берничә фермер хуҗалыгы чәчүне дә төгәлләде.
Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев кырларында да 100 процентка эш башкарылган. Чәчү 580 гектарда башкарылган. Чәршәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин әлеге фермер кырларында булып, авыл хезмәтчәннәренә бик кыска вакыт эчендә җаваплы эшләрне башкарып кайткан Рәхмәт хатларын тапшырдылар.