Әгерҗе районында «Экспертка виртуаль шалтырау» проектын тормышка ашыралар

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Рафилә Алиева мәгариф системасындагы яңалыклар турында сөйләде


Әгерҗе районында "Экспертка виртуаль шалтырау" проектын тормышка ашыралар. Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Рафилә Алиева Әгерҗе районы мәгариф системасындагы яңалыклар турында сөйләде.

Ул укучыларның профориентация өлкәсендәге белемнәрен киңәйтергә генә түгел, ә экспертлар-якташлар ярдәмендә танып белү мөмкинлекләрен киңәйтергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Алар арасында - Татарстан халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, «ТАТМЕДИА» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, УдДУның Үсемлекчелек, игенчелек һәм селекция кафедрасы доценты Чулпан Исламова, «Акчарлак» нәшрият йорты журналисты Альбина Гайнуллина, һөнәре буенча журналист, фотостудия хуҗасы Илнар Харисов, 2001 елгы мәктәпне тәмамлаган Динар Миңнеәхмәтов, «Таймас» Казан төзелеш компаниясен җитәкләүче һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International