Әгерҗе районында терлекчелеккә багышланган зона семинары узды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

2022 иген культуралары өчен уңышлы ел булды.

Минзәлә, Менделеевск, Актаныш, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Мөслим, Тукай районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, ветеринарлар Әгерҗедә терлекчелек өлкәсендә беренче кварталга йомгак ясау өчен зона семинарына җыелдылар. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашында узды. 

Бу көнне район мәдәният сарае фойесында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән фирмалар вәкилләре хайваннар өчен файдалы биопрепаратлар, азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы җиһазлары белән таныштырдылар. 

Үз продукциясен Әгерҗе райпосы, Әгерҗе ит комбинаты, «Тугызбуй» агрофирмасы, шулай ук кошчылык белән уңышлы шөгыльләнүче Крындлардан Солтановлар гаиләсе тәкъдим итте.  

Кунакларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов авыл хуҗалыгының Әгерҗе районы икътисадының төп тармагы булуын ассызыклады. Узган ел бу тармакта 1 млрд 700 млн сумлык продукция җитештерелгән. Шуларның 900 миллионы үсемлекчелектән, 800 миллионы терлекчелектән килә. 

2022 иген культуралары өчен уңышлы ел булды. Районда барлыгы 80 мең тоннадан артык ашлык җыелган. Уңыш гектардан уртача 27 центнер тәшкил итә.
Ленар Фәридович билгеләп үткәнчә, соңгы елларда хуҗалыкларда терлекчелек юнәлешен үстерү максатларында төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла. Мәсәлән,» Назар " да дәүләт программасы ярдәмендә дүрт сыер абзары ремонтланган һәм 150 баш яңа бозау абзары сафка кертелгән. «Нәүрүз» ширкәтендә 300 баш бозау савыты төзегәннәр. 

Төзелеш һәм ремонт эшләрен алып баручы фермерларның булуы һәм терлекләрнең баш саны артуы (мәсәлән, узган ел районга 270 нәселле бозау китерелгән), Ленар Нургаянов сүзләренчә, бу тармакның алга таба үсешенә ярдәм итәчәк.

– Без алга таба да авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, сөт юнәлешендәге терлекләрнең баш санын арттыруга юнәлдерелгән Хөкүмәт программаларында катнашуны максат итеп куябыз, - диде район җитәкчесе.

ТУЛЫРАК МӘГЪЛҮМАТНЫ 2023 ЕЛНЫҢ 28 АПРЕЛЕНДӘГЕ 16 НЧЫ САНЫНДА УКЫГЫЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International