Автомобиль ачкычларын Рөстәм Миңнеханов тапшырды
Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы урманчылыкларга урман патруле техникасы тапшыру тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Рәис Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.
Әлеге техниканы тапшыру «Экология» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк. Ә техника үзе янгын шартларын мониторинглау, урманнарны патрульләү, урман утыртмаларының законсыз кисүләрен һәм урман законнарын башка бозуларны кисәтү өчен кулланылачак.
«Без урман хуҗалыгы хезмәтчәннәребез белән горурланабыз. Сезгә алга таба да республикабыз файдасына чәчәк атуыгызны телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Барлык автомобильләр дә “Урман хуҗалыгын үстерү” федераль программасы кысаларында сатып алынган. Урманчылыкларга LADA Niva legend 28 урман патруле автомобиле тапшырылды.
Фото: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы