Делегацияне район җитәкчесе Ленар Нургаянов җитәкләде
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара уза. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза.
Район җитәкчесе Ленар Нургаянов җитәкчелегендәге Әгерҗе делегациясе дә тантанада катнаша. Делегация составына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Бонькина, район хәрби комиссары Илгиз Галиев, тыл хезмәтчәне Шәмсерухамат Хаҗиев, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Тимур Садыйков, Василий Александров һәм Олег Исаев керде.