Әгерҗе егетләре талпаннан эшкәрткәннәр

2023 елның 5 мае, җомга

Вокзал яны территориясендә тычканнарга каршы киртәләр белән эшкәртү үткәрелде


Роспотребнадзорның территориаль бүлегендә хәбәр итүләренчә, Әгерҗе паркларында талпанга каршы эшкәртү узган. Бүгенге көндә “Орешник”, “Яшьлек” скверы һәм Үзәк сквер территорияләре эшкәртелгән.

Вокзал яны территориясендә тычканнарга каршы киртәләр белән эшкәртү үткәрелде. Мондый эшкәртү «Орешник»та да башкарылачак.

Тиздән талпаннарга һәм тычканнарга каршы район Сабантуен үткәрү мәйданчыгын эшкәртәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International