Безнең район халкы алтынчы тапкыр бөтенроссия акциясенә кушылды.
Районның барлык мәктәпләрендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе узды.
Мин шигырьләр укыйм. Сыйныфта тыныч һәм кырыс...» - танылган шигырь юллары искә төшә. Нәкъ шулай - тыныч һәм кырыс. Шуңа күрә һәр яшь тыңлаучының йөрәге аша «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясендә катнашучылар укыган әсәрләрнең юллары уза.
Безнең район халкы алтынчы тапкыр бөтенроссия акциясенә кушылды. Чараның башлап йөрүчеләре традиция буенча балалар китапханәсе хезмәткәрләре булды. Акциядә төрле өлкә җитәкчеләре, депутатлар, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Аларга укучылар да кушылды. Мәсәлән, 4 нче мәктәптә сугыш турында язылган әсәрне яшьләр үзәге активистлары Илья Бареков һәм Эльдар Вәлиуллин укыдылар.