Саннар нәрсә турында сөйли
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, апрельдә Әгерҗе районында 18 бала туган: 10 малай һәм 8 кыз.
33 кеше үлде: 19 ир-ат һәм 14 хатын-кыз. 2 пар никахлашкан, 7 гаилә таркалган.
Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына 15 бала туган, 23 райондашыбыз вафат булган, 7 пар никахлашкан, шуның кадәр аерылышкан.