Туган илең белән горурлану өчен, аның тарихын белергә кирәк.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм уңаеннан Әгерҗедәге стадионга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын һәм Җиңү байрагын керттеләр.
Байраклы группада байракларны горур рәвештә яшь армиячеләр күтәреп барды.
Балалар Ватаныбыз белән горурланыр өчен, аның тарихын белергә кирәк, дип ышаналар. Бу бит илебезнең чын хәзинәсен генә түгел, үткәнне дә чагылдыра торган символларның берсе. Бу үсеп килүче буында патриотик хисләр үсешенә ярдәм итә.