Үлгәннән соң Ленар Гәрәев, Сергей Гаврилов һәм Ринат Иванов бүләкләнделәр.
Әгерҗедә Хәтер диварын ачу тантанасында Украинадагы махсус операция зонасында һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә үлгәннән соң бүләкләр тапшырылды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән үлгәннән соң Ленар Гәрәев, Сергей Гаврилов һәм Ринат Иванов бүләкләнделәр.
Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе ленар Нургаянов тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Әгерҗе районында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
Масштаблы чаралар Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм шәһәр үзәгендә Хәтер диварын ачу тантанасыннан башланды. Бу мемориалда Җиңү язын якынайткан шәһәр халкының исемнәре мәңгеләштерелгән. Гомуми исемлектә 4001 фамилия исәпләнә. Шуның 2771 е - һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар, 1230 ы - сугыштан соң вафат булган Әгерҗе халкы. Халык һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салды һәм геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)