Җиңү көнендә Әгерҗе шәһәрендә ретро автомобильләр парады узды

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Руль артында утырып фотога төшәргә мөмкин иде.

Кичә Әгерҗе халкы ретро-парадта ГАЗ автомобильләрен һәм Бөек Ватан сугышы чоры ярымторкаларын күрә алды. Ул хезмәт коллективлары парадыннан соң ук стадионда узды. Борынгы авто руле артында утырып фотога төшәргә мөмкин иде.

Дистәләгән автомобильләр парадка килделәр, бәйрәм кунаклары узган еллардагы сакланып калган транспортны үз күзләре белән күреп, бәйрәм атмосферасын тоеп чыксын өчен.

Күбрәк фотоны сылтама буенча күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International