Укучылар игътибарына гаилә турында әдәбиятка күзәтү ясалды.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу датага китапханәче Сәлимгәрәева Ф.М. Ләбип Айтуганов исемендәге ГДК китапханә пунктында “Бәхетле гаилә-бу...” дигән диспут үткәрелде, анда укучылар бәйрәм тарихын белделәр, күп уйландылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, алып баручының күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Гаилә тормышы турында һәркем үзенчә күз алдына китерде, бергә яшәве, ял итүләре, бәйрәмнәр үткәрүләре турында сөйләде. Авыр минутларда туган-тумачалар һәм якын кешеләр ярдәм итәр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Укучылар игътибарына гаилә, гаилә мөнәсәбәтләре һәм гаилә кыйммәтләре турында әдәбиятка күзәтү ясалды. Очрашу гаиләгә, әти-әниләргә һәм балаларга багышланган шигырьләр уку белән тәмамланды.