Иске Эсләк авыл җирлегендә өмә үткәрелде

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Иске Эсләк авыл җирлегенең юл буе, авыл эчендәге территорияне төзекләндерү буенча өмә уздырылды, Администрация, авыл клубы бинасы тирәсендә.

Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл-обелисклар ремонтланган.

Юл буйларында, авыл җирлегендә бик күп чүп-чар җыелды.

Өмәгә авыл җирлеге хакимияте белгечләре, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, ФАП хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр чыкты.

Иске Эсләк авыл җирлеге администрациясе өмәләрдә һәм җирлек территориясен төзекләндерүдә катнашкан барлык хезмәткәрләргә, җирлек халкына рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International