Ир-атның теш казнасын сындырган Әгерҗе районында яшәүчегә хөкем карары чыгарылган.

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Гаепләнүче ир-атның битенә берничә тапкыр йодрык белән сукты


Әгерҗе районы прокуратурасы "Сәламәтлеккә уртача авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган 43 яшьлек җирле яшәүчегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү билгеләгәнчә, узган елның ноябрендә Әгерҗе шәһәрендә гаепләнүче заказ өстендә эшли. Аннары җирле ир-ат белән низаг барлыкка килә һәм ачуланышу вакытында гаепләнүче берничә тапкыр ир-атның битенә йодрык белән суга, теш казнасын сындыра.

Гаепләнүче гаебен өлешчә генә таныды. Суд тарафыннан гаепләнүчегә карата 1 ел һәм 8 ай вакытка иреген чикләү рәвешендә хөкем карары чыгарылган. Суд хөкеме законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International