Район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Хөкүмәтенең 2022елның 02 сентябрендәге 2523-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә дәүләт органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары карамагындагы оешмалар социаль челтәрләрдә рәсми битләрне теркәргә тиеш.
Шуңа ярашлы рәвештә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан Республикасы Әгерҗе район суды аккаунты булдырылды, дип хәбәр итә район суды матбугат хезмәте.