Ярышлар старты 10:00 сәгатьтә
26 майда “Олимп” спорт комплексы базасында йөзү буенча Әгерҗе районы ачык чемпионатының 1 этабы узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, ярышлар 111 нче булачак.
Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү 9:30 да.
Өстәмә мәгълүматны 8(85551) 2-10-55 телефоны буенча алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, мартта Әгерҗе муниципаль районы авыл җирлекләре җыелма командалары арасында кубокка йөзү буенча чемпионат узды.