Санкцияләнмәгән чүплекләр 29 майга кадәр бетерелергә тиеш.
Әгерҗе районында территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык дәвам итә. Агымдагы елның 16 маена мәйданы 1362 кв.м булган 52 рөхсәтсез чүплек ачыкланган. 858 кубометр чүп-чар чыгарылды. Физик затларга карата төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 59 беркетмә төзелде.
Санкцияләнмәгән чүплекләрне чистарту буенча төп йөкләнеш "Төзелеш идарәсе" МУПына ятты.
Исегезгә төшерәбез, санитар икеайлык вакытында полигонга үз көчләрең белән бушлай алып чыгарга мөмкин, бары тик Энергетиклар, 8 йорт адресы буенча гына пропуск алырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрендә ачыкланган рөхсәтсез чүплекләр авыл җирлекләре территориясендә шулай ук агымдагы елның 29 маена кадәр бетерелергә тиеш.
Әгерҗедә элек санкцияләнмәгән чүплекләрне бетергәннәр.