Икенче ел рәттән егетләр 2 нче урынны яулыйлар.
12 майда Әгерҗе районы командасы Яр Чаллыда "Форпост" үзәкләре Спартакиадасының зона этабында катнашты. Икенче ел рәттән балалар 2 нче урынны яулыйлар һәм гомуми беренчелектә призерлар булалар.
Шуңа бәйле рәвештә Диплом 2 урын өчен (А төркеме) команда уенчылары бүләкләнә:
Фарбаева Камилла 2 нче мәктәп
Муллахмәтов Илшат 2 нче мәктәп
Лев Семёнов 2 нче УББМ
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Иванов Илья Филиал
Козиев Рөстәм мәктәп-интернат.
Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов котлады һәм аларга рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Спартакиадада Татарстан Республикасының 6 районы катнашты:
- Тукай;
- Актаныш;
- Минзәлә;
- Алабуга;
Түбән Кама;
- Әгерҗе;
Спартакиада 7 этапны үз эченә ала: гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, җыю - автомат сүтү, 100 метрга йөгерү, турникта тартылу, аркан тарту.