Чараның әлеге форматы беренче тапкыр кулланыла.
Әгерҗе районыннан матбугат ветераны Рәмзия Зарипова Казанда Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан тантаналы мәҗлестә катнаша.
Биредә "Татмедиа" ААҖнең Медиа пикнигы уза.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараның форматы беренче тапкыр кулланыла. Программага татар эстрадасы йолдызлары белән концерт, СМИшная урамы, күргәзмә экспозициясе һәм башка активлык керде. Шулай ук чарада танылган блогерлар да катнаша.