Әгерҗедән ике кыз универсаль көрәш буенча Россия җыелма командасы составына керде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Дөньяның 15 иленнән 400 сугышчы катнашты.

Уфада хәрби сәнгатьнең V Евразия уеннары кысаларында универсаль көрәш буенча Дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. Шулай ук фестиваль кысаларында Евразия-2023 кубогы абсолют реаль орыш буенча узды. 

Ярышларда дөньяның 15 иленнән 400 сугышчы катнашты. Балалар иҗаты йорты тренеры Рөстәм Майоровның Луиза Зарипова һәм Элина Хаҗиәхмәтова Россия җыелма командасы составына керделәр.

Авыр көрәштә кызларыбыз бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Луиза - беренче һәм икенче, Элина икенче урыннарны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International