Тирсә мәктәбе бакчасында Ватанны саклаучылар истәлегенә үсентеләр утырттылар

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Тирсә мәктәбендә “Хәтер бакчасы” акциясе узды.

Тирсә мәктәбендә “Хәтер бакчасы” акциясе узды. Акциядә 8 сыйныф укучылары катнашты.

Барысы да бергәләп Ватанны саклаучылар истәлегенә үсентеләр утырттылар.

Әлеге акциянең максаты: укучыларда Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне киңәйтү.

Бу истәлекле көннәрдә бөтен ил буйлап соңгы гасырның иң канлы сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә агачлар утыртыла. Һәр агач - тыныч буыннарның хәтер һәм ихтирам символы.

Утырткан агач белән без бүгенге һәм киләчәк буыннарны мәңге яшәячәк каһарман бабаларыбыз турында хәтер белән тоташтырабыз. Алар безнең өчен Бөек Җиңүне яуладылар, киләчәккә, безнең илгә, һәр гаиләгә иң кадерле булган тынычлык бирделәр.

Утыртылган үсентеләр - мәңгелеккә Ватанны саклаучылар турында хәтерләткән яшел истәлекләр.

Хәзер безнең мәктәп укучылары утыртылган агачларны караячак һәм Ватанны саклаучылар турында һәрвакыт искә төшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International