Кадыбаш авылында тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерделәр

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Авыл халкы, исемлекләрне ачыклап, зур эш башкарган.

Кадыбаш авылында Җиңү көнендә истәлекле вакыйга булды. Биредә тыл хезмәтчәннәренә багышланган мемориал ачтылар.

Һәр шәһәрдә һәм авылда сугышта катнашучылар - сугыш кырларында башларын салган батыр якташлар, туган илләренә исән-имин әйләнеп кайткан фронтовиклар хөрмәтенә мемориаллар бар. Ә менә тыл хезмәтчәннәре батырлыгына багышланган һәйкәлләр сирәк очрый.

- Авыл җирлегенең элеккеге башлыгы район Советы депутаты Илфат Рамазанов депутатлар утырышында Бөек Ватан сугышы елларында тылда җиңүне фидакарь хезмәтләре белән якынайткан авылдашларыбызны мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыгыш ясаганда, без аның инициативасын бик нык хупладык. Былтыр җыелган үзара салым акчасының бер өлешен шушы эшкә юнәлтергә планлаштырганнар, - диде авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров.

Авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре Ләйлә Абдуллина һәм Резидә Гыймазова, мәдәният йорты мөдире Алсу Сибатова, китапханәче Фәридә Каюмова, тыл ветераннары исемлекләрен ачыклап, зур эшләр башкардылар. Фәридә Каюмова шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә Кадыбаш авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәренә багышланган махсус битне ачты. Анда фоторәсемнәр белән 110 авылдашы турында истәлекләр урнаштырылган.
Мемориалда барлыгы 800 дән артык кешенең исемнәре аталган. Алар Кадыбаш, Касай, Яңа Сляково, Татарстан, Алга, Атнагыл торак пунктларыннан, кайчандыр Кадыбаш авыл җирлегенә караган ветераннар. 

- Кызганычка каршы, безнең җирлектә тыл хезмәтчәннәре рәтләре инде сирәгәйде. Бүгенге көндә Кадыбаштан Гөлгәр Әхтәмова, Мөнәвәр Гатауллин, Минһаҗ Шәрәфиев, Касаевтан Файма Солтанова, Яңа Эсләк авылыннан Рәшидә Мөслимова гына исән калды. Аларның барысына да 90, - диде Хәлил Локманович.

19 МАЙДА 19 МАЙДА БУЕНЧА КҮРСӘТКЕЧЕ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International