Зона семинар-киңәшмәләре инде традициягә керде һәм 2010 елдан бирле уздырыла.
Бүген Менделеевскида ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, республика дәрәҗәсендәге башка мәртәбәле кунаклар, шулай ук республиканың 14 районыннан вәкилләр катнашында авылларда эшлекле активлыкны арттыру буенча семинар уза.
Семинарның пленар өлеше С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында узды.
Семинар программасына "Аммоний" АҖ эшчәнлеге белән танышу, "Хәйриев И.Р." КФХында булу, Менделеевск шәһәрендәге Үзәк скверда велоюл челтәрләрен һәм җәмәгать киңлекләрен карау һәм башкалар кертелгән.
Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре инде традициягә керде һәм 2010 елдан бирле уздырыла.
Татарстанда хәзерге вакытта авылда фермерларга ярдәм итүче программалар гамәлгә ашырыла, республика бюджетыннан терлекләр һәм технологик җайланмалар сатып алуга, керү юлларын төзекләндерүгә, кече фермалар төзүгә субсидияләр бирелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турында республика законы эшли. Авылларда кече хуҗалыкларны кредитлау мәсьәләләрен хәл итү өчен авыл хуҗалыгы кредит кулланучылар кооперативлары теркәлгән.
Гадәттәгечә Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән киңәшмәләр уздыралар, аларда барлыкка килгән барлык проблемалар турында фикер алышалар.