Район җитәкчелеге һәм бизнес-бергәлек белән эшлекле очрашулар уздырылды.
Планлы визит белән Әгерҗе районына Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь килде. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Традиция буенча монополиягә каршы орган вәкиле район җитәкчелеге һәм бизнес-бергәлек белән эшлекле очрашулар үткәрде, Әгерҗе ит комбинатында булды, 2 нче мәктәптә өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде.
Андрей Николаевич товар базарларында конкуренция өлкәсендәге законнарны үтәүгә, финанс хезмәтләре базарында конкуренцияне яклауга, табигый монополияләр һәм реклама субъектлары эшчәнлегенә күзәтчелек итүне үз эченә алган ФАС эшчәнлеге турында мисаллар китерде. Актуаль һәм кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Нигездә алар сатып алуларга, сатуларда катнашуга, төзелгән контрактларның шартларын үтәүгә кагылган.