Яңа микрорайон Садыйк Кулышев урамында барлыкка киләчәк.
Әгерҗе районында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 10 индивидуаль торак йорт төзелә башлады. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Ленар Нургаянов https://t.me/lenarnurgaynov үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Җитәкче сүзләренә караганда, Әгерҗедә Садыйк Кулышев урамында яңа микрорайон барлыкка киләчәк.
"Эшләрне октябрь ахырына төгәлләргә, шул ук вакытта башкарылучы эшләрнең сыйфатына аерым игътибар биреп, тәмамларга йөкләдем", - дип билгеләп үтте Ленар Фәридович.