Олимпиадаларда зур җиңүләр яуладылар
«Пирамида» күңел ачу комплексында республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.
Тантанада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда зур җиңүләр яулаган Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ралина Хәбирова һәм аның укытучысы Гөлназ Хуҗина бүләкләнде. Аларга ТР мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.