Әгерҗе шәһәрендә ТР футбол буенча беренчелеге ачылды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Уеннарда 4 команда катнаша.

Бүген Әгерҗе стадионында 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча ТР беренчелегенә старт бирелде. Уеннарда Әгерҗедән "Спутник" һәм "Локомотив" командалары, Минзәләдән "Олимп" командасы, Актаныштан "Иман" командасы катнаша. 

Ярышлар башланыр алдыннан катнашучыларны "Спорт мәктәбе" директоры Илдус Чуков сәламләде. Ул яшь футболчыларга уңышлы уен һәм ышанычлы җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International