Әгерҗе делегациясе «Россия - Ислам дөньясы» икътисадый форумында булды

2023 елның 26 мае, җомга

Форумда 80 илдән 16 мең кеше катнашты.

Казанда Ислам финансларына, индустриягә, хәләл продукциягә, сәнәгатькә, логистикага, туризмга, дипломатиягә һәм башка темаларга багышланган «Россия - Ислам дөньясы» XIV икътисадый форумы узды. 

Анда 80 илдән 16 мең кеше катнашты.

Бу зур чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов җитәкчелегендәге Әгерҗе делегациясе булды. Аның составында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов, райпо идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов, шәһәр советы депутаты Рөстәм Гобәйдуллин бар иде.

Халыкара форум кысаларында Болгарда «Изге Болгар җыены» узды. Чарада районыбыздан якынча 60 мөселман катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International