Сынау чоры июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бу атнада Әгерҗе районында чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары башланды. Имтихан тотучылар өчен сынау чоры июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
24 нче майда 9 нчы сыйныф укучылары физика, тарих, биология буенча имтиханнар тапшырдылар.
Иртәгә, 26 майда, 11 сыйныф укучылары химия, рус әдәбияты, география буенча сынаулар уза.