Бүләк җыючыларны җырлап-биеп каршы алалар.
Исәнбай Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көннәрдә милли бәйрәмебез Сабан туена бүләк җыялар. Бу – борынгыдан килүче матур традиция.
Колгага сөлге, тукымалар эленә, чиләккә йомыркалар салына... Өлфәт Тукмановның гармун моңнарына кушылып бүләк тапшыручылар рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Бүләк җыючыларга ияргән бала-чагалар да күңел ачалар.