Эдуард Овчинников: Диспансерлаштырганда җитди авырулар ачыклана

2023 елның 27 мае, шимбә

Әгерҗедә еш кына онкология ачыла.

Агымдагы елның беренче кварталында поликлиникада онкологик авыруларның 42 очрагы ачыкланган һәм беренчел исәпкә куелган. Бу бик зур сан.

Шулай дип белдерде район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВ «Радио Агрыз» туры эфирында диспансеризация темасына багышланган.

Быел ачыкланган 42 пациентның 23е - авыруның башлангыч чоры, ягъни I, II стадиясе. Димәк, дәвалануның барлык этапларын тиешенчә уздырганда аларның терелүенә зур өмет бар. Ә ун кешедә - 4 нче стадия.

Радиоэфир барышында Эдуард Вильевич шулай ук диспансеризациянең яки профосмотрның барлык этапларын узуның мөһимлегенә басым ясады.

- Диспансерлаштыруның беренче этабы безнең поликлиникада уздырыла. Стандарт тикшерү анкетаны тутыруны, төрле анализлар тапшыруны, флюорография, электрокардиограмма, терапевт консультациясен үз эченә ала. Әгәр аларны узганнан соң нинди дә булса патология табылса, пациентны икенче этапка җибәрәләр. Аны да безнең поликлиникада узарга мөмкин. Бу этапта пациентка төрле белгечләрдән консультацияләр, лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр билгеләнергә мөмкин. Һәр очрак аерым карала. Боларның барысы да беренче этапта куелган диагнозны раслау һәм дәвалауның алга таба ысулларын билгеләү өчен кирәк. Ярты юлда туктасаң, тикшерү ахырына җиткерелми һәм үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелми, - диде баш табиб.

Диспансерлаштыру барышында агымдагы елның өч аенда ачыкланган башка җитди авырулар: ишетү сәләтен югалту - 15, кан әйләнеше системасы авырулары - 26, ишемик йөрәк авыруы - 18, сулыш органнары авырулары - 11, бронхит - 8, ашкайнату чирләре - 17 очрак. 5 ВИЧ авыруы. Аларның һәркайсы - беренче тапкыр ачыкланган. 

Элегрәк Татар-информ язганча, дүрт ай эчендә профосмотр һәм диспансеризация 400ләп татарстанлы узган, тагын 118 мең 116 кеше тирәнтен диспансеризация үткән. Шуның аркасында республикада яшәүче һәр 15 кеше үзенең авыруы турында беренче тапкыр белде һәм вакытында дәвалануны башлады, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Профосмотрлар нәтиҗәләре буенча диспансеризациянең икенче этабына якынча 100 мең кеше яки беренче этапта тикшерелгән кешеләр санының 24,3% ын юнәлдерделәр, шуларның 77% ы тикшерү эшләрен төгәлләде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, диспансеризацияне даими үтү йөрәк-кан тамырлары системасының, яман шешләрнең, шикәр диабетының һәм хроник бронег авыруларының иң куркыныч авырулары, инвалидлыкның һәм халык үлеменең төп сәбәбе булып торучы авырулары үсешенең ихтималын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Тикшеренү аларны, дәвалау нәтиҗәлерәк булганда, үсешнең башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Быел диспансеризация кысаларында беренче тапкыр 26 меңгә якын авыру ачыкланган. Аларның структурасы билгеләнгән хәвеф-хәтәр факторларына бәйле. Кан әйләнеше системасы авырулары 30% тәшкил итә, шул исәптән 77% - югары кан басымы булган авырулар.

Республика онкодиспансеры мәгълүматларына караганда, дүрт ай эчендә беренче тапкыр 265 яман шеш очрагы ачыкланган, шуларның 75,8%ы - башлангыч стадияләрдә (I-II стадияләрдә). Ачыкланган яман шешләр структурасында сөт бизенең яман шешләре - 24,1 % (64 очрак) алда бара.

Исегезгә төшерәбез, диспансеризация ике этапта уздырыла. Аларның беренчесе - скрининг. Ул авыру билгеләрен иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән, икенчесе өстәмә тикшерүдән һәм диагнозны төгәлләштерүдән гыйбарәт.

Халыкны түләүсез диспансерлаштыру буенча кампания «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында уздырыла. Милли проектлар 2019 елдан Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International