Әгерҗе районы пенсионерлар берлеге Татарстанда 2 нче урынны алды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Финал ярышлары Казанда узды.

Өлкән буын пенсионерлар союзының Әгерҗе бүлеге вәкилләре «Өченче яшь» республика Спартакиадасында 2 нче урынны яуладылар. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаралар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган иде.

Финал ярышлары 26 майда Казанда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International