Әгерҗе районы “Эковесна-2023” конкурсында 3 нче урынны алды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Махсус техника алуга сертификат Илфат Ямалиевка бирелде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләргә һәм шәһәр округларына бүләкләр тапшырды. 

Махсус техника алуга сертификат Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиевка бирелде.

"Дуслар! Бу безнең уртак казанышыбыз - сезнең активлыгыгыз һәм ярдәм итүегез өчен рәхмәт! Бергәләп шәһәребезне тагын да яхшырак һәм матуррак итәбез!" - дип билгеләп үтелә район матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп узабыз, бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре ясалды.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Санитар-экология икеайлыгының барышы турында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков доклад ясады.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик чаралар 1 апрельдә башланды, һәм ике ай дәвамында республика халкы, муниципаль берәмлекләр, табигатьне саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәртип урнаштыру эшенә актив кушылды.  Ике айлык кысаларында чараларда барлыгы җиде йөз мең кеше (688 708) катнашты. 18 мең берәмлектән артык техника эшли (18 166). Полигоннарга 520 мең кубометр калдыклар (520 943) чыгарылган. Яшелләндерү эшләре кысаларында муниципалитетлар 650 мең агач һәм куак утыртты.

Бу чорда күп санлы табигатьне саклау акцияләре, массакүләм шимбә өмәләре, экология дәресләре оештырылды.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләргә һәм шәһәр округларына бүләкләр тапшырды. Казан «Шәһәр округлары» категориясендә республиканың иң яхшы муниципаль берәмлеге дип танылды. Икенче урында - Яр Чаллы.

Дипломнар шулай ук муниципалитетларга "Үзәге - шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл" статусы булган муниципаль районнар" категориясендә тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Раиса матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International